"200 грамм". Тәмле кичке пп белән.

  • Подписчики: 66 подписчиков
  • ID: 173177185
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
закрытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club173177185

Описание

Кызлар! Ябыгуны ин астагы язманы( "200 грамм" кагыйдэлэре язылган) язманы укып чыгудан башласагыз иде. Ябыгу — бүгенге көндәге иң актуаль темаларның берседер ул, мөгаен. Билгеле татар язучысы, шагыйре, якташым Марат Кәбиров та җәй башында күрешкәндә:" Әлеге көндә популяр ике тема бар: берсе - ашау, берсе - ябыгу. Син - маладис, икесендә дә эшлисең", - диде. Дөньядагы бик күп гүзәл затлар кебек үк мин дә артык килограммнардан җәфаланам. Вакыты-вакыты белән диетада утырып алам. Бер ел элек “Ютуб” каналыннан үзем өчен иң кулай — "200 грамм" диетасын эзләп таптым. Шуның ярдәме белән узган көздә 1 ай эчендә 7 кг ташлый алдым. Бу хакта мин "Хуҗабикә" китабында да тәфсилләп яздым, бу теманы хәтта аерым бүлек итеп керттем. Гел шул "200 грамм" диетасында гына утырып, үзеңне формада тотсаң әйбәт булыр иде дә бит, тик еш кына “тәртә”дән чыгып кителә... "Тәртә”дән чыгуга, билгеле инде, ташланган килограммнар кире әйләнеп кайта. Шуңа, "200 граммны гомерлек ашау режимы итеп алырга кирәк. Ә аны тоту бер дә авыр түгел. Чөнки бу диетада җаның теләгән әйберне ашарга була. Хәтта аны диета дип әйтү дә хата була. “200 грамм” диетасының төп кагыйдәләре түбәндәгечә: 1. Көнгә 4 я 5 тапкыр ашыйсың. Иртән җаның теләгән ризыкны ашарга ярый: камыр ашларын да, кәнфитләрне дә. Күләме дә чикле түгел. Диета иртәнге аштан соң 3 сәгать узгач башлана. Мисалга, 7.30да иртәнге ашны ашадың, ди. Икенче аш төгәл өч сәгатьтән — 10.30да була. Төшке аш исә 13.30да, төштән соңгысы —16.30да, иң соңгысы 19. 30да була. Кайвакыт мин көнгә дүрт кенә тапкыр ашыйм. Кайчак биш тә була. Кичен, бик ачыксам, берәр стакан, ягъни 200 грамм кефир, үзем ясаган томат суты, сезон вакытында арбуз смузие эчеп куярга мөмкинмен. Шунысын да әйтим, карын нык ачкан чакларда минем 2, 5 сәгать ярымнан соң да ашаганым булды. Бик ачыксагыз, алай да итәргә була. Ярты сәгать “плюс”, “минус”тан әлләни зур зыян булмый. 2.Иртәнге аштан соңгы порцияләрнең күләме 200 граммнан артмаска тиеш (мәсәлән, 70 грамм ит , 70 грамм салат, 60 грамм ипи). 3. Әлеге диетада “перекус”, ягъни җиңелчә тамак ялгап алу дигән төшенчә юк. 200 граммлык порцияләр туклыклы булса, үзегез өчен әйбәтрәк: көн дәвамында ачыктырмаячак. 4. Чәйне (әлбәттә, шикәрсезне!) яисә суны ашар алдыннан һәм ашаганнан соң 30 минут узгач кына эчәргә ярый. Анысы да эчәсе килсә генә. Мәҗбүри түгел. Бу диетада сөтле чәй дә эчәргә ярый. Тик буш көе генә, мин әйткән вакыт аралыгын саклап кына. Мисалга, кунаклар килеп керде, ди. Андый чакта үзеңә дә табын артына утырырга туры килә. Менә шундый чакларда буш көе генә сөтле чәй эчеп утырырга була. 4. “Ютуб”та әлеге диетаны тотканда ким дигәндә 2 литр чиста су эчәргә кирәк, шушы пункт төгәл үтәлгәндә генә про